Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре ир-атның рюкзагында 2 килограмм марихуана тапкан

Полиция хезмәткәрләре берничә көн эчендә ике кешене наркотиклар белән тоткарлаган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очрак икенче сентябрь көнне Шәңгәлче авылында булган. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 45 яшьлек ирнең рюкзагында 2322 граммлы марихуана тапкан.

Бишенче сентябрь көнне  өч сәгатьтә Корабельная урамындагы 45 нче йорт янында 21 яшьлек түбәнкамалы тоткарланган. Кызның чалбар кесәсендә 2,02 г авырлыктагы мефедрон булган.

Барлык фактлар буенча да җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев