Түбән Камада пенсионер мошенникларга 1,6 млн сум акчасын күчергән
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Түбән Камада эре мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ачыкланганча, шәһәрдә яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз 1,6 млн сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, үзләрен газетаның баш мөхәррире дип таныштырган җинаятьчеләр, өч көн дәвамында пенсионерканы «Украина ихтыяҗларына санкцияләнмәгән күчерүләрдән саклану» өчен акча тапшырырга кирәклегенә ышандыра.
Зыян күрүче ике тапкыр таксистлар аша зур суммаларны тапшыра — башта 440 мең сум, аннары 700 мең. Соңрак мошенниклар аның счетыннан өстәмә рәвештә тагын 460 мең сум ала.
Ачыкланганча, курьер ролендә чыгыш ясаган такси йөртүчеләр акчалы пакетлар алган һәм аларны Татарстанның төрле торак пунктларында билгесез затларга тапшырган.
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев