Түбән Камада наркотиклар таратуда шикле ир-атны тоткарлаганнар
Җинаять эше кузгатылган.
Түбән Каманың патруль-пост хезмәткәрләре Мәктәп бульвары урамындагы подъездларның берсендә шикле ир-ат турында хәбәр ала. Урында хокук саклаучылар 37 яшьлек җирле кешене тоткарлый. Шаһитлар катнашында үткәрелгән тикшерү вакытында тоткарланган ир-атта билгесез матдә салынган төргәкләр табыла. Химик экспертиза алынган матдәләрнең наркотик булуын күрсәтә.
Ир-атның фатирында тентү вакытында полицейскийлар тагын наркотик таба. Тартып алынган тыелган матдәләрнең гомуми массасы — 57 грамм.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев