Түбән Камада исерек килеш машина урлаучыны тоткарлаганнар
Җинаятьчене «кайнар эзләр буенча» ачыклаганнар.
Түбән Камада 15 декабрьдә билгесез кеше җирле хатын-кызның Hyundai Solaris автомобилен урлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьче «кайнар эзләр буенча» тоткарланган. Ачыкланганча, 21 яшьлек исерек егетнең машина йөртү таныклыгы да булмаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев