Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче ике хатын-кыз мошенникларга 711 мең сумнан артык акчасын биргән

Ике очракта да «Мошенниклык» буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Түбән Камада ике мошенниклык очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә җирле хатын-кызлар шактый зур суммада акчаларын югалткан.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренчесендә 64 яшьлек пенсионер хатын-кыз классик схема буенча эш иткән җинаятьчеләрнең корбаны булган.

Җинаятьче, үзен коммуналь хезмәт хезмәткәре дип таныштырып, счетчикны алыштыру сылтавы белән фатирга керә. Аннары ул хатын-кызны «Госуслуги» порталында аның аккаунтын ватканнар, һәм саклап калу өчен акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк дип ышандыра. Нәтиҗәдә пенсионер 255 мең сум акчасыннан мәхрүм кала. Бөтен операциягә мошенникларга нибары дүрт сәгать вакыт кирәк була.

Түбән Камада яшәүче тагын бер 44 яшьлек хатын-кыз интернет аша эш иткән җинаятьчеләр кулына эләгә. Үзен инвестиция компаниясе кураторы дип таныштырып, мошенник аңа «отышлы хезмәт хакы» тәкъдим итә. Өстәмә керем мөмкинлегенә ышанып, түбәнкамалы җинаятьчеләргә 456,9 мең сум күләмендә кредит акчаларын күчерә. Бу акчаларны «эшләү» өчен җинаятьчеләргә ике атнадан артык вакыт кирәк була.

Ике очракта да «Мошенниклык» буенча җинаять эшләре кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев