Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче 84 яшьлек әбине алдакчылар 200 мең сумга алдаган

Алдакчы үзен тикшерүче дип таныштыра.

Түбән Камада телефон мошеннигы 84 яшьлек әбине алдаган. Алдакчы аның өй телефонына шалтыратып, әбинең кызы юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булуын, анда йөкле хатын-кызның зыян күрүен әйтә.

Алдакчы үзен тикшерүче дип таныштыра. Аның сүзләре буенча, имеш, зыян күргән як белән хәлне җайга салу өчен 1 миллион сум кирәк була. 

Пенсионер әби үзендә 200 мең сум гына булуын әйтә. Аферистлар моның белән канәгать була һәм акча алу өчен әби янына курьер җибәрә.

Мошенник хатын белән сөйләшкәннән соң, әби кызына шалтырата. Кызы әнисенә үзенең эштә булуын, бернинди авариянең булмавын аңлата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X