Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ел башыннан 17 кешене машина бәрдергән

Җәяүлеләр тарафыннан төп хокук бозулар — юлны тиеш булмаган урында чыгу.

Ел башыннан Түбән Камада 17 җәяүле автомобиль тәгәрмәчләре астында калган. Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җәяүлеләр тарафыннан төп хокук бозулар — юлны тиеш булмаган урында чыгу.

Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар юлны ярамаган урында аркылы чыгучыларны туктаталар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Автоинспекторлар әйтүенчә, күпләр моның өчен административ җаваплылык булуын да белми. Ел башыннан юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозган 592 җәяүле җаваплылыкка тартылган.

Машина йөртүчеләргә исә еш кына «зебра» аша үтүче җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф билгеләнә. 2023 елның биш аенда инспекторлар җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозган 530 автомобильчене җаваплылыкка тартты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев