Түбән Камада чит ил машинасы йөртүчесе самокатта баручы ике яшүсмерне бәрдергән
Түбән Камада 1 сентябрьдә балигъ булмаган самокатчылар катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Төзүчеләр проспектында Mazda 6 автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе, Студентлар урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, самокат белән идарә итүче 15 яшьлек яшүсмерне һәм аның пассажирын бәрдергән.
Бәрелү нәтиҗәсендә самокат йөртүчесенең баш мие селкенгән һәм иңбашы имгәнгән, ул Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә китерелгән, әмма госпитализация таләп ителмәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев