Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бер атна эчендә 17 йөртүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Сәбәбе — исерек килеш машина йөртү.

Түбән Камада узган атнада 17 шофер машина йөртүдән читләштерелгән. Сәбәбе — исерек килеш машина йөртү, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Инспекторлар әйтүенчә, алкоголь тәэсирендә кешенең реакция тизлеге кими, вакыйганы салкын акыл белән бәяли алмый, һәм бу юл-транспорт һәлакәтенә китерә.

«Мондый фактларны ачыклау — юл-патруль хезмәте инспекторларының көндәлек бурычы», — дип искәртте хокук сакчылары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев