Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бәйрәм көннәрендә машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

Әлеге чаралар 29 декабрьдә башлана һәм Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Бәйрәм көннәрендә Түбән Камада машина йөртүчеләрнең аеклыгын тикшерәчәкләр.

Әлеге чаралар 29 декабрьдә башлана һәм Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы дәвам итәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

«Массакүләм тикшерү» ысулы кулланылачак, аның асылы билгеле бер вакыт аралыгында юлның конкрет өлешендә максималь санда йөртүчеләрне тикшерүдән, аннан соң башка нокталарга күчүдән һәм процедураны кабатлаудан гыйбарәт.

Моннан тыш, инспекторлар спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырган йөртүчеләрне күргән очракта битараф калмаска һәм алар турында хәбәр итәргә чакырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев