Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бәйрәм ялларында 20 кеше исерек килеш машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Барлык хокук бозучыларга 30 мең сум штраф, шулай ук ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

Түбән Камада узган бәйрәмнәрдә ике дистә исерек шофер тоткарланган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт автоинспекциясе бәйрәмнәрдә рейдлар турында күп тапкырлар кисәткән булса да, узган яңа ел бәйрәме көннәрендә руль артында исерекләр проблемасы бик кискен торды», — дип билгеләп үттеләр җирле дәүләт автоинспекциясендә.

Барлык хокук бозучыларга 30 мең сум штраф, шулай ук ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

Моннан тыш, тоткарланган шоферларның берсе исерек хәлдә кабат руль артына утырган, шуңа бәйле рәвештә 264.1 статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев