Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама сәнәгать зонасында чит ил машинасына ут капкан

Ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән.

Кичә 16.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Түбән Кама сәнәгать зонасында бер машинага ут кабуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр шунда ук әлеге урынга юл тоткан, дип яза Татар-информ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Берничә минуттан соң, урынга килеп җиткәч, алар ут капкан BMW автомобиленә юлыккан — ялкын телләре машинаны тулысынча ялмап алган була. Ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән, аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, автомобильнең салоны һәм багажнигы өлешчә янган, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын автомобиль системаларының төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев