Түбән Кама районында «Җәяүле» операциясе бара
Хокук саклау органнары юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзара ихтирамлы булуның һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
Түбән Кама районында «Җәяүле» операциясе бара.
2024 елның 11 аенда җәяүлеләр катнашында 44 авария булган, аларда 43 кеше зыян күргән һәм икесе һәлак булган, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте. Җәяүлеләр кичүләрендә 16 бәрдерү очрагы теркәлгән.
ГАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне — сак, ә җәяүлеләрне уяу булырга өндәп, профилактик эш алып бара. Хокук саклау органнары юл хәрәкәтендә катнашучыларга үзара ихтирамлы булуның һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев