Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында 2024 ел башыннан юл-транспорт һәлакәтендә алты бала имгәнгән

Узган елның шушы вакытында булган 3 авариядә 3 бала имгәнүләр алган булган.

2024 елның соңгы ике аенда Түбән Кама районында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда алты бала имгәнгән.

Район дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, узган елның шушы вакытында булган 3 авариядә 3 бала имгәнүләр алган булган.

Шулай итеп, пассажир балалар катнашында өч авария теркәлгән, аларда 4 бала имгәнгән. Ә җәяүле балалар катнашында ике авария булган һәм икесе дә зыян күргән.

Шуңа бәйле рәвештә, инспекторлар ата-аналардан балаларга гади кагыйдәләрне искә төшерүләрен сорыйлар:

  • тиешле урында юл аркылы чыгар алдыннан, чыгасы урынның куркынычсыз булуына ышанырга кирәк;
  • күз күреме начар булган вакытта яктылык кайтаручы элементларны кулланырга.

Шулай ук балаларны машина салонында йөртү кагыйдәләрен үтәү мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев