Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Тәҗрибә»се бай

Түбән Камада Гагарин урамындагы кибетләрнең берсенә исерек ир кереп, сатучыга пычак белән янап, сыра бирүен таләп иткән.

Куркып калган хатын аңа литр ярымлы баллон тоттыргач, талаучы чыгып югала. Хатын шунда ук «тревога» төймәсенә баса. Урынга «Росгвардия» хезмәткәрләре килгәч, сатучы каракны тасвирлап бирә. Алар кибеттән чыгып, бераз үткәч, патруль-пост хезмәте берничә ирне туктатып, документларын тикшерүен күргәннәр. Шуларның берсе, сатучы әйткән билгеләргә туры килгән. Кибеткә алып кереп күрсәткәч, хатын аны үзе дә таныган. Талаучыга карата җинаять эше кузгатыла. 43 яшьлек адәмнең закон бозуда тәҗрибәсе бай икән: ул талау, урлау, хулиганлык өчен, инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев