Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Тәрбиясезләр!

Төнлә билгесез үсмерләр 12 нче мәктәп диварыннан Россия, Татарстан һәм Түбән Кама символлары булган әләмнәрне алып ташлаганнар.

Дүрт үсмер башта уку йортының үзәк керү урыны өстендә урнашкан видеокамера кабеленә зыян китергәннәр, аннары чүп-чар контейнерын күчереп, аның өстенә менеп, әләмнәрне тартып төшергәннәр. 
Тәртип бозучыларны ачыкларга мәктәп диварларында урнаштырылган күзәтү камераларының язмалары ярдәм иткән. Кулга алынганнарның дүртесе дә шәһәрнең төрле уку йортларында белем ала. Үсмерләргә карата җинаять эше кузгатылган. 

Угрылык
Алкоголь сатучы ике кибетне талаганнар.

«Бристоль» һәм «РусАлка» бер урында – Тынычлык урамындагы 48 нче йортта урнашкан. Билгесез ир башта берсенә кереп, өч шешә коньяк алган һәм касса яныннан узып киткән, сатучы аны киеменең капюшоныннан эләктереп алган, ләкин карак барыбер качкан. 
40 минуттан полициягә тагын бер хәмер кибетендәге талау турында хәбәр килеп ирешкән. Бәхеткә җинаятьне видеокамералар төшереп алган. Патрульле пост хезмәткәрләре тәртип бозучыны кулга алган.  
Узган елның октябрь, ноябрь айларында да бу кибетләрдән дүрт урлау очрагы теркәлгән булган.
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев