Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада юл-патруль хезмәте автомобиле үзбушаткычка бәрелгән

21 июль көнне якынча 6.35 сәгатьтә Корабельная һәм Яшьлек урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Билгеле булганча, «Лада Приора» юл-патруль хезмәте автомобиле «Шахман» үзбушаткычына бәрелгән.

Йөк машинасы руле артында 33 яшьлек ир-ат булган.

Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян тимәгән, әмма транспорт чаралары механик зыян күргән.

Административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Полиция хезмәткәренә карата хезмәт тикшерүе үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев