Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче бер ханым коляска сатканда мошенниклар кармагына эләккән

27 май көнне түбәнкамалы популяр сайтта 17,5 мең сумга балалар коляскасын сатуы турында игълан биргән.

Бераздан потенциаль сатып алучы шалтыратып, колясканы сатып алырга теләвен белдергән.

“Ул үзен Мурманск шәһәреннән дип әйтте hәм әлеге колясканы белдерүләр сайты аша ничек китерергә икәнен аңлатты», - дип искә ала түбәнкамалы.

Карак акча күчерү өчен сылтама җибәргән. Аның буенча күчеп, хатын үз картасының мәгълүматларын керткән һәм 17,5 мең сум акчасыннан колак каккан. Шуннан соң ул игъланнар сайтының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, анда аңа мошенникларга алдануы турында хәбәр иткәннәр һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдергәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев