Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада велосипедта барган 16 яшьлек егетне бәрдергәннәр

Кичә, 23 июньдә, кич белән Бызов урамында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Ниссан Алмера» җиңел машинасы белән идарә итүче 61 яшьлек шофер ишегалдына борылганда велосипедчыга юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә 16 яшьлек түбәнкамалы төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә җибәрелгән. Аңа «ябык баш мие травмасы», «баш мие селкенү» диагнозлары куелган. Шулай ук, егетнең маңгае hәм тезе сыдырылган. Табиблар тиешле ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев