Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада күзәтчелек һәм куркынычсызлык эш бүлеге инспекторлары рейдлар уздыра

Гыйнвар аеның беренче көннәрендә тиешсез урында фейерверк аттырган биш кешегә штраф салынган.

 

Штрафларның гомуми күләме 10 мең сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелде. Пиротехника сәнәгать объектларыннан, транспорттан һәм җылылык-энергетик комплекстан кимендә 500 метр ераклыкта гына файдаланыла ала. Фейерверкларны торак-коммуналь хуҗалыгыннан, авыл хуҗалыгыннан, кешеләр күп җыелган урыннан да 50 метр ераклыкта аттырырга була.  

 Түбән Камада моның өч өч мәйданчык билгеләнгән: Көньяк урамындагы “Магнит” гипермаркеты янындагы мәйданчык, Химиклар урамындагы 86 нчы йорт каршында һәм “Батыр” комплексы янындагы мәйданчык.

Пиротехника эшләнмәләре сатылган урыннарда рейдлар вакытында тәртип бозу очрагы теркәлмәгән.

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев