Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада караклар сыр кибетен баскан

Алар кассадан 8300 сум алып качкан.

Вакыйганы видеокамера төшереп алган. Хулиганнар чын профессионаллар кебек эш иткән, кереп акчаны алу өчен аларга нибары 40 секунд җиткән.

– Кибетне ачтым гына, әле керем дә әлләни юк. Тәрәзә пыяласын алыштырып, рәшәткә куярга кирәк. Ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә, – дип зарлана кибет хуҗасы Чулпан Миңнебаева.

Шулай да, кибет элекке режимда эшли. Хокук сакчылары әйтүенчә узган төнне алты басу очрагы теркәлгән. Кыңгыр эшкә барган үсмерләрнең исемнәре дә инде билгеле, аларны “кайнар эзләр” буенча кулга алганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев