Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ике кешене наркотиклар белән тотканнар

Түбән Камада полицейскийлар 2 көн эчендә наркотиклар белән ике түбәнкамалыны тоткарлаган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 июнь көнне 11.00 сәгать тирәсендә Солнечная урамындагы 9 нчы йорт янында 20 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Полицейскийларны күрүгә ул полимер пакетны ташлаган, шуңа да үзенә игътибарны җәлеп иткән. Пакетта 0,99 грамм «мефедрон» наркотик булган.

Икенче көнне кичке биш тирәсендә 37 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Ул тәмәке капчыгында 0,70 гр «PVP» наркотигын яшергән булган.

Аларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев