Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бер егет машина урлауда гаепләнә

14-15 июль төнендә Төзүчеләр проспектындагы 46 нчы йорт каршында 26 яшьлек егет «ВАЗ 2106» машинасын урлаган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, егет машина тәрәзәсен этеп төшергән hәм «отвёртка» ярдәмендә аны кабызган.

65 яшьлек ир, үзенең «шестёрка»сын калдырган урынында тапмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре урлаучыны «кайнар эзләр» буенча тоткарлаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев