Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада бер бала машина көпчәге астына эләгеп, җитди җәрәхәтләр алган

Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 2 нче йорт янында бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

9 яшьлек бала тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан hәм автомобиль көпчәге астына эләккән.

Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «ЛАДА Гранта» руле артында 38 яшьлек түбәнкамалы булган. Зыян күрүченең балтыр сөяге сынган, аны хастаханәгә илткәннәр.

Искәртеп узабыз, 16 август көнне Мурадьян урамының ишегалдында шундый ук хәл булган, тугыз яшьлек кыз чит ил машинасы көпчәге астына эләккән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X