Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама сәүдә үзәгендә яшерен казино тапканнар

Түбән Камада Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре яшерен казино тапканнар.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Легаль булмаган уен бизнесы Химиклар проспектындагы «Алмаз» сәүдә үзәгенең цоколь катында эшләгән.

Хокук сакчылары залда азартлы уеннар белән компьютерларны ачыклаган. Бу вакытта уенның иң кызган чагы иде.

Барлык техника, документлар һәм акча алынган. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция казиноның хуҗаларын эзли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев