Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылында янгын чыккан

Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ялкын ишегалды корылмалары, гаражны һәм мунчаны биләп алган.

Корылмаларны сүткәндә мунча эчендә 36 яшьлек ир мәете табылган. Ул бу йорт хуҗасының күршесе.

Беренчел фараз буенча, хуҗа һәм күрше ир хәмер эчеп утырганда мунча ягарга карар кылганнар. Хуҗа кеше зыян күрмәгән, янгын вакытында ул исерек булган.

Ә Яңа ел төнендә Түбән Кама шәһәрендә Табиев урамындагы 3 нче йорттагы фатир янган. Бу вакытта өйдә эттән һәм мәчедән башка беркем булмаган. Кызганычка, хайваннар янган, бүлмәләр дә шактый зыян күргән, гомумән, ут киемне дә, милекне дә юкка чыгарган. Беренчел фараз буенча, янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Фатирда Валерия Титова һәм аның 13 һәм 5 яшьлек ике баласы яши. Аларга ярдәм җыю башланган.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев