Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

"Танышына бирү өчен" әзерләгәнме

Наркотиклар - үлемгә юл!

Чистай полицейскийлары Түбән Камада яшәүчедән наркотиклар алган.

Казан-Оренбург автомобиль юлының Чистай районы участогында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре, Чистай районы буенча наркотиклар әйләнешен күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Киа» автомобилен йөртүче 44 яшьлек түәнкамалының машинасын тикшергәндә, салоннан порошокка охшаган матдә салынган 2 пакет табып алганнар. Багажнигында да шул ук матдә салынган 1 полимер пакет табылган.

Тикшерү күрсәткәнчә, ул матдәнең составында амфетамин психотроп матдә булуы ачыкланган. Алынган матдәләрнең гомуми авырлыгы 64,29 грамм тәшкил иткән.

Сораштыру барышында, тоткарланучы наркотиклы төргәкләрне үзенең танышына илтүе турында әйткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 4 өлеше буенча «наркотик һәм психотроп матдәләр яки аларның аналогларын зур күләмдә законсыз җитештерү, сату яки җибәрү» дигән җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев