Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Тагын төп башына утыртканнар

Алдартазлар, биржада сәүдә буенча хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән, түбәнкамалының 519280 сум күләмендә акчасын алдап алган.

Ул февраль башында социаль челтәрләрнең берсендә халыкка Газпром акциясенә инвестицияләргә рөхсәт иткән рекламадагы сылтама буенча кереп, телефон номерын калдыра. Ә 2022 елның 10 февралендә үзен Роман дип атаган бер ир-ат шалтырата. Ул эшне аңлатып, 250 доллардан зур булмаган күләмдә акча кертергә кирәклеген искәртә. Аннары акцияләрнең сатып алынуын һәм биржа сәүдә тәртибен аңлата.

Түбәнкамалы хатын-кызның кызыксынуын сизеп алган алдартазлар ким дигәндә, 250 АКШ доллары кертергә кирәк, дип аңлата. Шуннан соң, ир күрсәтмәсе буенча, кушымтага кереп, картасын рәсмиләштерә һәм 250 АКШ доллары, ягъни 19280 сум акча күчерә. Теге ир сүзен тыңлап, телефонга 2 программа урнаштыргач, табыш та кергән кебек була.

Сөйләшүләр барышында түбәнкамалы, табышны арттыру максатыннан, килешү номеры буенча баштарак 100000 сум күләмендә соңрак 40000 сум күләмендә акча күчерә. Әлеге суммалар түбәнкамалының брокер счетында күренә һәм бернинди шик уятмый. Шуннан соң ул биржада эшли башлый. Тик 2022 елның 23 февраленнән әлеге оешмадан элемтәгә чыгучы булмый һәм шәһәрдәш хатын-кыз 519 280 сум акчасыннан колак кага.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев