Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Снегоход»та йөрисе килгән

1955 елгы бер түбәнкамалы снегоход сатып алырга теләгән. Аны ул интернет аша эзләгән.

Бер сайтта 721 мең сумлык үзенә кирәкле транспорт чарасын тапкан. Гаризасын калдырган. Интернет аша төзелгән килешү электрон почтага килгән. Ир акчаны анда күрсәтелгән счетка күчергән. Товар 15 көндә килергә тиешлеге турында хәбәр иткәннәр. Зыян күрүче бер атна дәвамында кибеткә шалтыратып торган. Анда башта снегоходны адрес буенча җибәрергә әзерләүләре турында әйткәннәр, аннары «машина юлда», дип җавап биргәннәр. Берничә көннән трубканы бөтенләй алмый башлагач, ир полициягә барып гариза язган.
Булат НӘБИУЛЛИН. (Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев