Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ә шулай да ашыкмыйлар

Шәһәрдә алимент буенча бурычлар 12 миллион сумга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 500 миллион сумга җиткән. Закон бозучыларга карата төрле чикләү чаралары кулланылса да, саны кимеми.

Шушы көннәрдә приставлар һәм ЮХИДИ инспекторлары юлларда рейд уздырган. Беренче «клиент» шәһәр буенча кыйммәтле машинада җилдерә, ә баласына алимент түләми икән. Аның машинасына арест салып, хуҗасын суд приставлары хезмәтенә озатканнар.
Хәзерге вакытта приставларда алимент түләмәү буенча 2000нән артык башкару эше исәпләнә. Закон бозучыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр, чит илгә чыгармыйлар, шулай да Татарстан буенча алиментлар буенча бурыч 3 миллиард сумнан артык тәшкил итә. 
Бу көнне торак-коммуналь хезмәтләргә зур бурычы булганнарның автомобильләренә шулай ук арест салынган. Мондый рейдлар көн саен диярлек уздырыла.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев