Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сатам дип отылган

Спорт тренажерын сатарга ниятләгән 62 яшьлек хатын алдаучыларга 19 мең 190 сум түләгән. Игъланны ул «Авито» сайтында урнаштырган.

Тренажерда йөгерү, аяк-кулларны ныгыту өчен күнегүләр ясап була. Ике көннән аңа бер ир шалтыратып, тренажерын сатып алырга, әмма акчаны банк картасына күчерергә теләвен белдергән. Хатын карта номерын һәм аның артындагы өч санны әйткән. Ир: «Акчаны хәзер күчерәм», – дип трубканы куйган. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүчегә банк хезмәткәре шалтыратып: «Картадан акча алдыгызмы?» – сораган. Юк, дигәч, картасын япканнар. Соңрак хатын телефондагы СМС хәбәрләрне укып чыккан һәм «кайнар линия»гә шалтыраткан. Анда исә 19 мең 190 сум алынуы турында хәбәр иткәннәр. 
Түбән Кама полициясе кисәтә: чит кешеләргә банк картасының артта булган өч санын хәбәр итмәгез. Акча күчерү өчен аның алгы яктагы саны да җитә.

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев