Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сакланыгыз, алданмагыз!

Республикакүләм «Сак булыгыз, мошенниклар» акциясенең 3 ноябрьгә кадәр дәвам итүен исегезегә төшерү белән беррәттән, алдартазлар җәтмәсенә эләкмәс өчен, бер минутка да уяулыкны җуймаска кирәклеген искәртәбез. Кесә телефоныгызга - акча һ.б. отуыгыз турында SMS-хәбәр килсә; Сезгә шалтыратып, хәвефле тавыш белән, балагызның (якыныгыз, туганыгыз һ.б.) бәлагә таруы турында әйтеп, аны коткару өчен...

Республикакүләм «Сак булыгыз, мошенниклар» акциясенең 3 ноябрьгә кадәр дәвам итүен исегезегә төшерү белән беррәттән, алдартазлар җәтмәсенә эләкмәс өчен, бер минутка да уяулыкны җуймаска кирәклеген искәртәбез.
Кесә телефоныгызга - акча һ.б. отуыгыз турында SMS-хәбәр килсә; Сезгә шалтыратып, хәвефле тавыш белән, балагызның (якыныгыз, туганыгыз һ.б.) бәлагә таруы турында әйтеп, аны коткару өчен акча сорасалар; таныш булмаган кешеләр (янәсе, социаль хезмәткәрләр, төрле товар сатучылар, юраучылар һ.б.) килеп, ничек тә акчагызны кулга төшерергә маташсалар; телефон аша кредит картагыздагы мәгълүматны сорасалар - болар мошенниклар! Алданмагыз, шунда ук 02 номеры белән полициягә шалтыратыгыз.
11 меңеннән...
15 октябрьдә кичке тугызда алдартазлар Кама Аланы поселогында яшәүче 1948 елгы хатынга шалтыратып, аның акчасын терминал аша үзләренә салдыртканнар.
Өй телефонына башта кыйналган улы булып шалтыратып, аннары чит ир тавышы белән, улларының ярты ел буе түләмәгән 12 меңен таптыручы алдартазларның җәтмәсенә эләгүен 66 яшьлек хатын уена да китермәгән. Кесә телефоны номерын әйттереп, шунда ук аның әлеге телефонына шалтыратканнар. Телефон дисплеенда «частный» сүзе күренгән. Бу анага, 12 мең сум акча алып, якындагы терминал аша салырга кушканнар. Мондый очракларга хас булганча, кесә телефонын бер минутка да өздертмичә, гел сөйләштереп торганнар. Ул хатын башта «Рубикон» кибетенә барган, әмма ул ябылып өлгергән. Шуннан соң «Ак барс» банкы бүлегенә киткән. Шундагы терминал аша 11 мең сумын салган. Бу вакытта аны теге ир-ат гел ашыктырып, кабаландырып торган. Акча күчеп бетүгә, телефонын өзеп тә куйган...
Хатынының өй телефоны аша улы һәм тагын кем беләндер сөйләшкәнен ишетеп торган ире исә, акча алып карчыгы чыгып китүгә үк, үз кесә телефонын эзли башлаган. Бераздан телефонын табып, улына шалтыраткан. Алдагы төнен эшләп уздырган улының бу вакытта үз өендә ял иткән чагы булган. Улы белән бернинди дә күңелсезлек булмаганын ишеткән ата кеше шунда ук хатынына шалтыраткан. Урамга чыгып, эзләп тә караган...
Социаль алдартазлар барлыгы турында 1948 елгы бу хатынның үз участок полицейскиеннан ишеткәне дә булган, әмма…
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев