Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сак булыгыз – каникул!

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, Түбән Камада 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Көзге каникул» профилактика чарасы узачак. Быелгы 9 ай эчендә балалар катнашында 46 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән: бер бала һәлак булган, 50се төрле җәрәхәтләр алган. Җәяүлеләр катнашында - 25 очрак (25 бала зыян күргән), яшь велосипедчылар белән - 7,...

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан, Түбән Камада 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Көзге каникул» профилактика чарасы узачак.
Быелгы 9 ай эчендә балалар катнашында 46 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән: бер бала һәлак булган, 50се төрле җәрәхәтләр алган. Җәяүлеләр катнашында - 25 очрак (25 бала зыян күргән), яшь велосипедчылар белән - 7, нәни пассажирлар катнашында 14 юл-транспорт фаҗигасе (19 бала зыян күргән) булган. Бу нисбәттән, каникул вакытында төрле профилактик чаралар уздырылачак. Дәүләт автоинспекторлары балаларны машинада йөртү таләпләренең үтәлешен бигрәк тә тикшерәчәк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр игътибардан читтә калмаячак: полиция хезмәткәрләре белән бергә аларга яшь инспекторлар отрядлары, ата-аналар, укытучылар ярдәм итәчәк. Гомумбелем бирү учреждениеләрендә ЮХИДИ инспекторлары ата-аналар белән профилактик әңгәмә уздырачак. Кагыйдәләрне бозу турында мәгълүмат балаларның уку йортларына җибәреләчәк.
Караңгы тиз төшү һәм һава шартлары начараю сәбәпле, Түбән Кама ЮХИДИ инспекциясе юлларда игътибарлы һәм сак булуны сорый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X