Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сак булыгыз – алдакчылар!

Газ җиһазлары җентекләп тикшерелергә, квартир хуҗалары газ хезмәте белгечләрен өйгә кертергә тиеш. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җиткерде.

Еш кына газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу авариягә китерә. Белгеч чакыруны кирәк дип тапмыйча, шәһәрдәшләр газ баллонын үзләре тоташтыралар, газ җиһазларын алыштыралар яки төзәтәләр. 
Магнитогорск шәһәрендәге йорт шартлагач һәм Шахтыда бер торак йортның подъезды җимерелгәч, Түбән Камада да алдакчылар «газ җиһазларын тикшерәбез» дип квартирлар буенча йөри башлаган. Алар «зур ташлама белән» газ чыгу турында сигнал бирүче махсус җиһазларны сата, имеш. Күптән түгел кармакларына бер хатын эләккән. Алдакчылар җиһазның 25 мең сум торганын әйткәннәр, әмма пенсионерларга 80 процент ташлама каралган икән. Нәтиҗәдә, хатын аларга 6999 сум чыгарып биргән. Чынлыкта, мондый җиһазның бәясе 1000 сум. Шулай да, акчаны кайтарып булмый, чөнки ул ватык түгел. Кыйммәт бәягә булса да, зыян күрүче аны ирекле рәвештә сатып алган. Ә менә үзләрен «газ хезмәтеннән» дип атаулары, плитәнең төзеклеген «тикшерү» – җинаять. Бу очракта полициягә гариза язарга кирәк.
– Алар газ җиһазларын тикшерү генә түгел, якын да килергә тиеш түгел. Газ хезмәте белгечләре килгәнче, подъезд ишекләренә белдерү эленә, – дип аңлата торак йортлардагы газ җиһазларын тикшерүче «Нижнекамск-газ» хезмәте начальнигы Ландыш Җаббарова. 
Әгәр белдерүне күрсәгез, игътибарлы булыгыз. Аферистлар хезмәткәрләрдән иртәрәк килергә мөмкин. Шуңа күрә башта таныклыкларын тикшерегез. Ләкин алдакчылар ялган таныклык күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә телефоннан 43-18-23, 41-99-18 номеры буенча газ хезмәтенә шалтыратып, өегездә бу көнне газ җиһазлары тикшерелергә тиешме, мондый хезмәткәрнең штатта барлыгын-юклыгын сорашыгыз. Шалтыратуны күрүгә, алдакчы табанын ялтыратырга тырышыр.
Түбән Камада торак йортлардагы газ җиһазларын «Нижнекамскгаз» предприятиесе тикшерә. Мондый тикшерү елына бер тапкыр уздырыла һәм аның бәясе 300 сум тирәсе тора. Аның өчен түләү квитанциясе аерым килә. Көн саен квартирлар буенча йөреп, хезмәткәрләр газ плитәләренең, вентильләрнең, шлангларның төзеклеген карый. Хуҗа өендә булмаса, хезмәткәр кабат килә яки телефон номерын күрсәтеп, язу калдыра. Еллар буена тикшерелмәгән квартирлар да бар – я хуҗалары кертми, я анда яшәми.  
Йорт диварларында һәм подъезд эчендә урнашкан газ торбаларын тикшерү, төзекләндерү белән «Волгопромгаз» оешмасы шөгыльләнә. Алар моны өч айга бер тапкыр эшли. Оешма хезмәткәрләре өч елга бер мәртәбә квартирлардагы газ торбаларын тикшерә.  «Волгопромгаз» оешмасына 30-25-81 номеры буенча шалтыратып була.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X