Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Сабыйларны таптыйлар

26 октябрь - 1 ноябрь атнасында безнең юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 113 авария булган. Рульгә салган килеш утырганнарның 17сен «гаишник»лар каптырган, 185е җәяүлегә юл аша чыгу рөхсәт ителгән урында туктап, кешеләрне уздыру «түбәнлегенә» төшмәгән, 160 кеше автомобильдә барганда иминлек каешын эләктереп тормаган, ә 26сы балаларны махсус җайланмасыз йөрткән....

26 октябрь - 1 ноябрь атнасында безнең юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 113 авария булган. Рульгә салган килеш утырганнарның 17сен «гаишник»лар каптырган, 185е җәяүлегә юл аша чыгу рөхсәт ителгән урында туктап, кешеләрне уздыру «түбәнлегенә» төшмәгән, 160 кеше автомобильдә барганда иминлек каешын эләктереп тормаган, ә 26сы балаларны махсус җайланмасыз йөрткән. Җәяүлеләрдән дә 100есе юл йөрү кагыйдәсе белән санлашмаган. Рульдәгеләрнең штрафын вакытнда түләмәгән 35е административ җавап-лылыкка тартылган.
27 октябрьдә кичке бишенче яртыларда Менделеев урамындагы 15нче йорт каршында, рулендә 1956 елгы адәм булган «Ситроен С4» юл аша тиеш урында чыгып килүче 2004 елгы малайны уздырып тормаган. Ике аягының да тезләре җәрәхәтләнгән баланы дәваханәгә китергәннәр.
28 октябрь кичендә Тукай урамындагы 24нче йорт каршында «ВАЗ-21144»не йөртүче 1976 елгы адәм дә, юл аша җәяүлегә тиеш булмаган урында чыгучы 2004 елгы кыз баланы бәрдергән. Уң аягының балтыры һәм табаны бик нык бәрелгән балага дәваханәдә медицина ярдәме күрсәтелгән.
Сабыйларны, җәяү-леләрне чебендәй бәрдереп китүче адәм актыклары үзләренең кешесез далада түгел, ә һәр мизгелдә юлга бала-чаганың йөгереп чыгу куркынычы булган умарта күчедәй гөжләп торган шәһәр урамнарында йөрүләрен ник исләреннән чыгаралар?! Шәһәр эчендә машина тизлеген 30-40 чакрымнан да арттыртмауны таләп итәргә вакыттыр халыкка!
Шул ук 28 октябрь кичендә Химиклар урамының 38нче йорты каршындагы эчке юлда «Киа Спектра» рулендәге 1990 елгы берәү, сулга борылганда, олы юлда егылып ятучы икенче группа инвалид булган 1993 елгы ир-егетне машинасы белән бәрдергән. Күкрәк читлеге имгәнгән, эче бик каты бәрелгән җәяүлене дәваханәгә илткәннәр.
30 октябрь кичендә Менделеев урамындагы 5нче йорт каршында «ВАЗ-211440» автомобиленең 1973 елгы исерек йөртүчесе юлның каршы ягына чыгып, машинасы белән «Рено Дастер»га барып бәрелгән. Авария аркасында «ВАЗ-211440»ның исерек йөртүчесе үзе, тән җәрәхәтләре алып, дәваханәгә китерелгән. «Рено Дастер»ның да баш мие селкенгән, маңгае бәрелгән 1976 елгы пассажиры дәваханәгә озатылган.
30 октябрьдә кичке алтылар тирәсендә «Тойота Королла»ның 1992 елгы йөртүчесе Котловка авылы ягыннан БСИга таба барганда олы юлдан атлаучы 1966 елгы ирне таптаткан. Җәяүле фаҗига урынында ук үлгән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев