Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Рөхсәтсез ачканнар

Түбән Каманың бер йортында подвалда уен салоны ачканнар.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итте. Уеннар депозит системасы буенча оештырылган, башкача әйткәндә, клиент үз счетына билгеле күләмдә акча салып, пластик карта алган. Шул карта белән ул автоматларда уйнаган. Отса, администратор аңа акча биргән.

Полиция хезмәткәрләре уен салоныннан 11 система блогы, мониторлар, манипуляторлар, акча санау аппаратлары тапкан. Хәзерге вакытта хокук сакчылары рөхсәтсез бизнесны оештыручыларын эзлиләр.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X