Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Рейд

Түбән Камада рөхсәтсез эшләүче такси йөртүчеләрен ачыклау максатыннан рейд узды.

Пассажирлар таксиның рөхсәт белән эшләү-эшләмәвенә сирәк игътибар итә. Алар өчен иң мөһиме – тиз арада кирәк урынга бирып җитү. Әмма легаль булмаган такси пассажирлары өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый. Йөртүчеләре медицина тикшерүе дә узмый, транспортның техник хәлен тикшерүче дә юк.  

Беренче тапкыр канунны бозучыларга кисәтү ясала.  Рейд вакытында ачыкланган мондый йөртүчеләр белән әңгәмә уздырдылар, такси буларак рәсмиләшү турында мәгълүмат булган белешмәлекләр тараттылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең җәмәгать транспорты бүлеге белгечләре белән берлектә эшли. Икенче тапкыр тотылучыларга штраф яный.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев