Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Рейд нәтиҗәләре: Түбән Камада һәр өченче автобус йөртүче кагыйдәләрне бозган

Рейдлар барышында 168 автобус йөртүче тикшерелде.

Түбән Камада «Автобус» оператив-профилактик чарасына йомгак ясадылар. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, операция маршрут транспорт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән. Рейдлар барышында 168 автобус йөртүче тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 67 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, транспорт линиясенә техник караудан башка чыгарган һәм рейс алды медицина тикшерүен үткәрмәгән өчен биш вазифаи зат штрафка тартылган.

Операция барышында техник төзексезлекләр аркасында өч автобус махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев