Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Һәрчак ярдәмгә килергә әзер

ЮХИДИ бүлегенә 84 ел тулды.

Әмма һөнәри бәйрәмнәрен атоинспекторлар 11 ел элек кенә билгеләп үтә башлаган. Аларның эшләре – һәрчак күз алдында, әмма  кайчак вакыйга урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре коткаручылардан да алда килеп җитә.

Күптән түгел полиция сержанты Радик Сәлимов һәм  кече сержант  Дмитрий Мирзоев мәче гомерен саклап калганнар. Ул машина двигателенә кысылып калган булган. Хокук сакчылары аны чыгарып, ветеринарларга тапшырганнар. Ә Фәнис Төхвәтуллин һәм Айрат Вәлишин хәтер югалудан җәфаланган 74 яшьлек бабайны табып, ашатып, туганнарына илткәннәр.

Патрульдә булган вакытта Линар Җәләлетдинов һәм Раил Габрахманов шулай ук өлкән яшьтәге иргә ярдәм күрсәткәннәр. Аның машинасының көпчәге шартлаган булган икән, ә хокук сакчылары запас тәгәрмәч куйганнар. Тагын бер инспектор бакча карагын тоткарлаган. Туктаткан автомобиль урланган әйберләр белән тулган булган.

Фото https://vk.com/nkmvd сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев