Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Кыскача хәбәрләр.

Браконьерлар тотылган

Түбән Камада хокук сакчылары законсыз балык тотучыларны ачыклаганнар.

Ике ир сазан, бәртәс, корбан балыгын рөхсәтсез, өстәвенә тыелган алым белән (электрлы кармак) тоткан. Тикшерү вакытында капчыклар, 64 ятьмә, балык чәнчү коралы табыла. Браконьерларга карата җинаять эше кузгатылган, аларга биш елга кадәр төрмәдә утыру яный.

Урлыйлар

Билгесез кеше «Гидростроитель» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан велосипед урлап чыккан.

26 яшьлек зыян күрүче бу хакта полициягә хәбәр иткән. Билгеле булганча, карак йорт эченә тәрәзә рамнарын алып кергән. Зыян 6 мең сум тәшкил итә. Шәһәрдә Шинчылар урамындагы 38 нче йорт подъездыннан тагын бер велосипедны урлап, хуҗасына 8 мең сум зыян салганнар. Ширәмәт авылында Нагорная урамындагы бер кишәрлектән өч сука һәм бер үлән чапкыч юкка чыккан. Бу хакта полиция хезмәткәрләренә 41 яшьлек ир хәбәр иткән. Зыян күләме 9500 сум тәшкил итә. Өч очрак буенча да җинаять эшләре кузгатылган.

Белүчеләр юкмы?

40 яшьлек ир банкомат өстендә акча янчыгын онытып калдырган.

Аның эчендә паспорт, машина йөртү, пенсия, иминият таныклыклары, машинага документлар, һәм 8500 сум акча булган. Әмма исенә төшеп, кире алырга килгәч, янчык юкка чыкканлыгы билгеле булган. Видеокамерадан күренгәнчә аны билгесез ир алып, чыгып китә. Бу хакта нәрсә дә булса белүчеләрне 8(8555)49-25-01 яки 102 номерына шалтыратуларын сорыйлар.

Үзе белән «тоз» йөрткән

35 яшьлек ирдә наркотиклар табылган.

«Гаилә» паркында полиция хезмәткәрләре шикле кешене туктатып тикшергәннәр. Чалбар кесәсендә фольгага төрелгән төргәк табылган. Аның эчендә порошок булган. Экспертиза күрсәткәнчә, бу – «тоз» дип аталган синтетик наркотик, дип хәбәр итә эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев