Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Нәрсә этәргән?

35 яшьлек ир дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән.
Бу күңелсезлек, Вахитов урамындагы 9 нчы йортта була. Бәхетсезлек шаһиты әйтүенчә, ир балконның култыксасына утырган, әмма тотынып кала алмаган һәм егылып төшкән. Тиз арада килеп җиткән табиблар аны күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткән.
Шушы ук көннәрдә 11 яшьлек бала Сөембикә урамындагы 61 нче йортның сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Моны күргән күрше «ашыгыч ярдәм» чакырта, балага юрган каплый. «Ул аңында иде һәм елады», – дип искә ала ул. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, гаилә шәһәргә бер ел элек күченеп төпләнгән, малай – бердәнбер бала, актив, өстәвенә сыйныф командиры. Фаҗига булган көнне ул мәктәпкә килмәгән. Укытучылар бу хакта әнисенә хәбәр итеп, ул өйгә кайткан... Малай исән, әмма хәле авыр. Табиблар Казан балалар хастаханәсе белән элемтәдә тора. Тикшерү бара.

Тикшерүчеләр ачыклар

Бакчачылык ширкәтләренең берсендә хатын-кыз мәете табылган.
Ул бакчасы янындагы күлнең уртасында булган. Куркыныч табылдык турында полициягә күршеләре хәбәр иткән. Түбәнкамалы өстендә – җылы кием, ә сумкасы, аяк киеме һәм спиртлы сыекчадан калган буш шешәләр күпер янында табылган. Күршеләре хатынның соңгы атнада айнымыйча эчкәнен әйткәннәр. Фаҗига сәбәбен тикшерүчеләр ачыклар. Быел бу – суда булган җиденче үлем.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев