Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Машина урлаганнар 25 ноябрьдә төнге сәгать ике белән иртәнге тугыз арасында Вахитов урамындагы 27нче йорт яныннан билгесез кешеләр ак төстәге «ВАЗ 2109» автомобилен урлап киткәннәр. Дәүләт номеры: С 291ХР (16 нчы регион) Машинаны шәһәр кырыенда, бакчаларда яки шәһәрнең аулак ишегалларында калдырып киткән булулары да мөмкин. Әгәр бу турыда ни дә...

Машина урлаганнар
25 ноябрьдә төнге сәгать ике белән иртәнге тугыз арасында Вахитов урамындагы 27нче йорт яныннан билгесез кешеләр ак төстәге «ВАЗ 2109» автомобилен урлап киткәннәр. Дәүләт номеры: С 291ХР (16 нчы регион)
Машинаны шәһәр кырыенда, бакчаларда яки шәһәрнең аулак ишегалларында калдырып киткән булулары да мөмкин. Әгәр бу турыда ни дә булса беләсез икән, Түбән Кама полициясенең 8 (8555) 49-25-02; 8(8555) 49-25-03 яки 8-987-294-04-47 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Төягечкә ут төрткән
Күрше Чаллы шәһәреннән килгән 31 яшьлек ир-ат дустының төягеч машинасына ут төрткәне өчен кулга алынды.
Тикшерү барышында аның Түбән Камага үзенең танышына кунакка килгәнлеге ачыклана. Алар танышы һәм аның туганы белән дачада утын әзерләгәч, бергәләп утырып эчәләр. Гадәттәгечә, исерекләр арасында тавыш-гауга чыга. Бу юлы ике туган нидер бүлешә. Аларны аерырга теләгән Чаллы кунагына да эләгә. Туганнарның берсе аның йөзенә китереп суга. Монысы җавапсыз калмый. Сугышканда кунакның муенындагы чылбыры өзелә. Шуннан соң, ул үзенең Чаллыдагы дустына шалтыратып, аны килеп алуын сорый. Юлда кайтканда Түбән Камалы дустына, чылбырны төзәтеп бир, дип шалтырата, ә тегесе баш тарта. Шуннан соң Чаллы кунагы башта өенә кереп, өзелгән чылбырын калдыра, аннары мусоропровод янында яткан буш канистрны алып, үзен Чаллыга алып кайткан дусты белән кире Түбән Камага китә. Юлда канистрга бензин да сала. Төнге уннар тирәсендә Вокзальная урамындагы 3нче йортта урнашкан базага койма аркылы сикереп кереп, дустының төягеч машинасына ут төртә. Бу гамәле белән ул аңа 370 мең сумлык зыян китерә. Әлеге факт буенча җинаять эше ачыла.
Пычак белән...
25 ноябрь төнендә - 01.20 сәгатьтә Менделеев урамындагы «Пират» кафесыннан хәвеф сигналы алына.
Сигнал буенча килгән полицейскийлар кафе янында эченә пычак кадалган түбәнкамалыны күрәләр. Тикшерү барышында шул ачыклана: зыян күргән әлеге 22 яшьлек егет үзенең дуслары белән кафега килгән була. Кафе ябылып кайтырга чыкканда, күрше өстәл артындагылар белән үзара низаг куба. Бу егет кызларны яклап арага кергәндә, аның эченә пычак белән кадыйлар. Бу җинаятьне кылуда шикләнеп, 1986 елгы түбәнкамалы кулга алына. Аңа карата җинаять эше ачыла. Ә зыян күрүче дәваханәдә ята.
Насыйп булмаган...
23 ноябрьдә Химиклар урамындагы 94нче йорт яныннан «Опель Вектра» автомобилен урлап, аның хуҗасына 370 мең сум зыян салганнар.
Тикшерү барышында автомобильне Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән килгән 23 яшьлек ир-ат урлаганы ачыклана, машина да табыла. Баксаң, ул кеше безнең шәһәрдә эшләгән һәм зыян күрүче белән бергә фатир «снимать итеп» яшәгән. Хезмәт килешүенең срогы чыккач, ул туган якларына кайтып китәргә уйлаган. Күршесенең эштә булуыннан файдаланып, аның машинасын урлаган. Кулга алынган бу ир-атның элек тә урлашканы өчен хөкемгә тартылганы булган инде. Аңа карата тагын «эш» кузгатылган. Бу юлы аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм калу куркынычы яный.
Кассаны талаганнар
27 ноябрьдә көн уртасында Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә Вокзальная урамында урнашкан «Центр отопления» кибетеннән ике ир-атның 25 яшьлек сатучы хатын-кызга һөҗүм итеп, кассадан 16 мең сум акча урлап качулары турында хәбәр алына.
Полиция хезмәткәрләре килеп җиткәндә, җинаятьчеләр инде кибет хуҗасы, аның урынбасары һәм юрист тарафыннан тоткарланган була. Талаучылар - 1988 һәм 1989 елгы ике ир, безнең шәһәргә Лениногорскидан килгәннәр. 27 ноябрь көнне алар бу кибет янында үзләренә эш бирүче белән (шушы кибет хуҗасы) очрашырга тиеш булалар. Шактый гына салган әлеге ике ир-ат директордан эш өчен түләү сорыйлар. Ә директор, югалган перфораторның һәм эретеп-ябыштыру аппаратының очына чыкмый торып, аларга акча бирүдән баш тарта. Сүз арты сүз чыгып, ызгыш-талаш купкач, директор үзенең офисына ярдәм сорап кереп китә. Ярдәмчеләрен ияртеп килгәч, башы яраланган кибетчене күрә. Исерекләрне тотып алып, полиция чакырталар. Тикшерү барышында алда әйтелгән эш коралларын урлауда аларның катнашы барлыгы ачыклана. Эретеп-ябыштыру аппараты хуҗасына кире кайтарыла, ә перфораторны әлегә эзлиләр.
Кулга алынган ленино-горскилыларның инде элек тә суд каршысына басканнары булган. Бу юлы да аларга карата берьюлы ике җинаять эше ачылып, алар кулга алынган.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев