Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Җәзасы артык йомшак түгелме? Смыловка авылы янында Кара күлдә ике браконьер тотылган: шуларның берсе - бу авыл кешесе, икенчесе - түбәнкамалы. Балыкны кармак белән тотып «пычранып» тормаганнар, сулыкның өчтән ике өлешен ятьмә белән каплаганнар. Законсыз рәвештә тотылган берничә балык, көймәләре, ятьмә алынган. Җинаять эшен кузгату-кузгатмау мәсьәләсе хәл ителә. Шул ук...

Җәзасы артык йомшак түгелме?
Смыловка авылы янында Кара күлдә ике браконьер тотылган: шуларның берсе - бу авыл кешесе, икенчесе - түбәнкамалы.
Балыкны кармак белән тотып «пычранып» тормаганнар, сулыкның өчтән ике өлешен ятьмә белән каплаганнар. Законсыз рәвештә тотылган берничә балык, көймәләре, ятьмә алынган. Җинаять эшен кузгату-кузгатмау мәсьәләсе хәл ителә. Шул ук күлдә балык тоткан вакытта Әлмәт районы кешесе тоткарланган. Ул да ятьмә белән эш иткән, аның уңышы баерак булган - 13 балык.
Коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре балыгын һәм ятьмәсен алып, административ беркетмә төзегәннәр. Тик менә әлеге җәза бу браконьерларны туктатырмы икән?
 
Тыелган җимеш...
«Мәк-2017» операциясе вакытында «Корабельная роща» массивы янында тотылган 26 яшьлек ир-егеттә кечкенә пакетка салынган порошок һәм эчендә шундый ук порошок булган ике капсула табылган.
Экспертиза аның наркотик булуын ачыклаган. Моңа кадәр ул бер дә хөкем ителмәгән. Шул ук операция барышында 34 һәм 29 яшьлек ирегетләрдә порошок салынган пакетлар табылган. Җинаятьчеләр кулга алынган.
 
Сөякләр кемнеке?
«Батыр» спорт комплексы янында кеше мәете табылган. Дөресрәге, баш һәм бармак сөякләре.
Яфраклар өемендәге куркыныч табылдыкны Чишмәле урамы янәшәсендәге урманда йөргән хатын-кыз күреп алган. Ул шунда ук полициягә хәбәр иткән. Хәзер әлеге эш белән Татарстан башкаласы тикшерүчеләре шөгыльләнә. Әлегә тикшерү бара, сөякләр экспертизага җибәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев