Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Утны үзе төрткәнме? Корабельная урамындагы бер йортта бер бүлмәле квартир янган. Подъездда каршы як квартирда бу вакытта әби белән оныгы булган. Өлкән яшьтәге кеше төтен исен сизгәч, ишекне ачып җибәрә, әмма төтен белән тулган подъезддан үзләре чыга алмаган - оныгы белән бергә янгын сүндерүчеләр коткара. Мәчеләре үлгән. 15 кешене эвакуацияләгәннәр....

Утны үзе төрткәнме?
Корабельная урамындагы бер йортта бер бүлмәле квартир янган.
Подъездда каршы як квартирда бу вакытта әби белән оныгы булган.
Өлкән яшьтәге кеше төтен исен сизгәч, ишекне ачып җибәрә, әмма төтен белән тулган подъезддан үзләре чыга алмаган - оныгы белән бергә янгын сүндерүчеләр коткара. Мәчеләре үлгән. 15 кешене эвакуацияләгәннәр.
Ә менә янган квартирга ишекне ватып кына керәләр. Шаһитлар әйтүенчә, аның хуҗасы ишекне ачарга теләмәгән һәм үзен агрессив тоткан, шуңа күрә полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән.
Ялкынны тиз сүндергәннәр, ярдәмгә йортта торучылар да килгән. Кешеләргә квартирларында ремонт ясарга туры киләчәк: подъездны бишенче каттан алып беренче катка кадәр су баскан.
Янгын чыгу сәбәбе буенча, фаразларның берсе - махсус ут төртү. Күршеләре әйтүенчә, әлеге квартир хуҗасы бик тынгысыз булган. Тикшерү бара.
Тыелган әдәбият
Бигеш аэропортында Истанбул - Түбән Кама рейсы пассажирлары тикшерүне уза алмаган. Аларда экстремистик эчтәлекле 20дән артык китап тапканнар.
Әлеге әдәбият - Россия территориясендә тыелган «Нурджулар» дини экстремистик төрек оешмасыныкы. Эш прокуратурага тапшырылган.
Берни калмаган
Түбән Кама районындагы Колмакса авылында янгын аркасында өч гаилә йортсыз калган.
Ут кичен чыккан.Иске корылмалар тиз арада янып беткән. Биредә берни калмаган диярлек. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Кайберәүләр авылда калган, кемдер Кама Аланына яки Түбән Камага күченәчәк. Тикшерүчеләр янгын сәбәбен һәм гаеплеләрне ачыклый.
2 елда - 160 миллион
Түбән Камада җинаятьчел төркем әгъзаларына хөкем чыгарылган. Алар «Камские Поляны» индустриаль паркыннан полиэтилен пленка урлау белән шөгыльләнеп, 160 миллион сум зыян салганнар.
Индустриаль парк 2008 елда төзелә. «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе - база, ә «Индустриальный парк Камские Поляны» идарәче компаниясе инвестор итеп билгеләнгән. Алты ел узгач, сәүдә йортының продукциясен сату белән идарәче компания һәм проект җитәкчесе Дмитрий Гуганов, фирма директоры Наталья Князева шөгыльләнә башлый.
Алар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе топ-менеджерларының берсенең ярдәме белән стретч-пленканы 140 сумга түгел, 50-60 сумнан «сулга» сата башлаган. Сату факты, билгеле, беркайда да теркәлмәгән. Җинаять 2016 елда ачылган.
Каракларны «Оешкан төркем тарафыннан зур күләмдә алдау» маддәсе буенча хөкем иткәннәр. Сәүдә йорты җитәкчеләре гаепләрен таныганнар: Д.Гуганов алдагы 4,5 елын рәшәткә артында уздырачак, Н.Князева шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителгән. Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» департаментларының берсендә директорына карата җинаять эше кузгатылган.
http://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев