Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Пенсионерларны алдап...

Ике түбәнкамалыны алдаган адәмнәр Бөгелмәдә кулга алынган. Ачыкланганча, алар башка шәһәрләрдә дә эш иткән.

Шәһәребезгә килгәндә, башта кармакларына 66 яшьлек пенсионер хатын эләккән. Ул банкка кереп, банкоматтан акча алып чыккач, янына билгесез кеше килеп, җирдән ниндидер төргәк алган һәм читкәрәк китәргә тәкъдим иткән. 
Бу вакытта тагын берсе килеп, «бу акчаны мин югалттым», дип әйткән һәм ападан сумкасын һәм кесәләрен күрсәтүен таләп иткән. Түбәнкамалы аңа акчаны сузган, ир исә аны санап, кире кайтарган. «Тамаша» тәмамлангач, җинаятьчеләр качкан, ә менә хатын өч мең сум акча югалганлыгын аңлаган һәм тиз арада полициягә барып, гариза язган.
Күпмедер вакыттан соң дежур частька тагын бер зыян күрүче килеп, шундый ук очрак турында сөйләгән. Бу пенсионер хатын 40 мең сумыннан колак каккан.  
Тикшерү вакытында шулай ук видеокамера язмалары да ярдәм иткән.  Анда җинаятьчеләр йөргән автомобиль маркасы һәм номеры бик яхшы күренгән. Нәтиҗәдә, өчесе дә кулга алынган: аларның берсе – 43 яшьлек украиналы, икенчесе – 62 яшьлеге – Липецк өлкәсеннән, өченчесе –50 яшьлек казахстанлы. Шул ук схемаларын алар Яр Чаллыда, Түбән Новгородта һәм Чувашиядә кулланганнар. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев