Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Өч кеше үлеме – җитди сәбәп түгелме?

Дүшәмбе көнне Борок авылы янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

«КИА» машинасы Түбән Камадан Чистай шәһәренә таба барганда, каршы як юлга чыгып, «КамАЗ»га барып бәрелгән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган ки, «КамАЗ» чокырга  өшкән, ә «КИА» тагын бер йөк машинасына барып бәрелгән. Җиңел автомобиль руле артында булган 28 яшьлек хатын шунда ук һәлак булган. Салондагы ике яшьлек баласы һәм ире авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Табиблар сабый гомерен коткарып калыр өчен күпме генә тырышсалар да, кызганычка, аның гомерен саклап кала алмаганнар. Күпмедер вакыттан соң аның үлүе турында хәбәр иттеләр. Әтисе дә озак яшәмәгән, 32 яшьлек ир реанимациядә җан биргән. Шулай итеп, фаҗигадә өч кеше гомере өзелгән.
Сүз уңаеннан, бу урында елына өч-дүрт җитди авария була. Борок авылында яшәүче Илнур Хөснетдинов «Узу тыела» юл билгесен икенче урынга кую буенча ЮХИДИ гә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Кешеләр шулай ук видеокамераларның да берсен күчерүләрен сорыйлар.
– Миңа «моның өчен җитди сәбәпләр кирәк» диделәр. Өч кешенең үлеме – җитди сәбәп түгелме? Авария чыккан саен фотога төшереп Казанга, Мәскәүгә җибәрәбез. Мәскәүдән хатны – Казанга, аннан Түбән Камага юллыйлар, бирегә инспектор килеп тикшерә дә, «билге яхшы күренә» дип китеп бара, – дип зарлана Илнур.
Бу чәршәмбе ЮХИДИ инспекторлары кабат килеп тикшергән. Бәлки, бу юлы нәрсә дә булса эшләнер?.. Тик хакы гына бик кыйммәткә төшә түгелме? Өч кешене кайтарып булмаячак инде.

Фото: ЮХИДИ бүлеге 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев