Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Нәшә сатып яткан

Түбән Камада 4 нче төзәтү колониясенең кече инспекторы хөкем ителгән.

Ир төрмәдә наркотиклар сату белән шөгыльләнгән. Анда 120 граммнан артык нәшә табылган. Аның үз гаебен өлешчә тануына карамастан, суд төзәтү учреждениесенең элекке хезмәткәрен гаепле дип тапкан. Җинаятьче алдагы тугыз елын каты режимлы колониядә үткәрәчәк.

Һаман алданалар

56 яшьлек ир алдаучыларга 40 мең сумнан артык акча күчергән.
Ул Интернетта мобиль телефоннар сатыла торган сайт тапкан. Бәясе дә арзан булган. Смартфон сайлап, сайтта күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан, әмма шалтыратуы өзелгән. Берничә минуттан бер хатын шалтыратып, үзен менеджер дип таныштырган, счет җибәреп, заказ өчен түләргә кирәклеген әйткән. Ир түләгән, чекларын фотога төшереп җибәргән. Әмма берничә көннән интернет-кибет «менеджеры» телефоны инде эшләмәгән. Җинаять эше кузгатылган. 
Тагын бер түбәнкамалы, арзан бәягә кызыгып, алдакчыларга 11 мең сум акча «бүләк иткән». 29 яшьлек хатын интернетның бер сайтында «Гефест» газ плитәсе табып, сатып алырга теләгән. Электрон почтасына килгән счет буенча акчасын түләп куйган. «Товар 7-10 көннән килер», дип вәгъдә бирсәләр дә, плитә килмәгән. Зыян күрүче сатучы адресына хат язган, әмма бу адреста күрсәтелгән кибет ябылган икән.  
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев