Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Наркотиклар саклаганы өчен түбәнкамалыны 5 тәүлеккә төрмәгә утыртканнар

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

29 гыйнварда кичке сәгать уннар тирәсендә Корабельная урамындагы 54 нче йортның икенче подъездында полиция хезмәткәрләре 21 яшьлек җирле кешене тоткарлый. Тикшерү барышында егеттә 0,97 г авырлыктагы наркотик матдәле төргәк табылган.

Тоткарланган кешегә карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.9 маддәсе буенча административ протокол төзелгән (табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар яки психотроп матдәләр яки яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр куллану).

Түбәнкамалыны 5 тәүлеккә төрмәгә утырталар. РФ ҖК 228 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев