Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Наркотиклар белән тотылган түбәнкамалыны 5 тәүлеккә төрмәгә утырттылар

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

25 гыйнварда 19:30 сәгатьтә Түбән Каманың Спорт урамындагы 19 нчы йортның бер подъезды янында полиция хезмәткәрләре 34 яшьлек җирле кешене тоткарлый.

Тикшерү барышында ир-атта порошоксыман матдә салынган пакет табыла. Экспертиза ачыклаганча, ул 0,66 г авырлыктагы мефедрон булып чыга.

Тоткарланган кешене биш тәүлеккә төрмәгә ябалар. РФ Җинаять кодексының 229 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев