Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Наркотик кулланган килеш руль артына утырганы өчен түбәнкамалыга штраф билгеләнде

Моннан тыш, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Түбән Камада яшәүче наркотиклар кулланып руль артына утырганы өчен штрафка тартылган һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Бу хакта Түбән Кама районы буенча 4 нче суд участогында хәбәр иттеләр. 34 яшьлек ир-атны РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең беренче өлеше буенча хөкем иттеләр.

Аны 29 ноябрьдә 21 сәгать тирәсендә Төзүчеләр проспектындагы 24 нче йорт янында тоткарлыйлар. Медицина тикшерүе аның организмында наркотик матдә булуын күрсәткән.

Суд утырышында хокук бозучы үз гаебен танымый һәм машина йөрткәндә аек булуын белдерә.

Җәмәгать судьясы, эш материалларын, шаһит һәм полиция хезмәткәренең күрсәтмәләрен өйрәнеп, автомобильчене гаепле дип таба һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елга мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф билгели. Суд карары әле законлы көченә кермәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев